Пропустить до основного содержимого

МБОУ "Портянурская основная общеобразовательная школа"

Домашняя
Новости
Карта сайта
Предложения
Жалобы
Заявки
  
МБОУ "Портянурская основная общеобразовательная школа" > Новости > Праздник Г.Тукая.  

Новости: Праздник Г.Тукая.

Оповестить меня

Название

Праздник Г.Тукая. 

Основной текст

Тукай яши безнең йөрәкләрдә. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, Бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 26 апрель -татар халкының яраткан, бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне. Бу бәйрәмне инде безнең район мәктәпләре һәм балалар бакчалары, китапханә һәм культура йортлары, бөтен Татарстан, чит илләрдә дә апрель ае буе бәйрәм итәләр. Тукайны белмәгән татар кешесе юктыр. Шул уңайдан бүген безнең Портянур төп белем бирү мэктэбенә дә кунаклар чакырдык, әдәби-музыкаль кичә үткәрергә уйладык. Актлар залының сәхнәсе әкиятләрчә бизәлгән. Матур кояш елмая. Г.Тукай портреты һәм шигъри юллар язылган плакатлар ,аның әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр, балалар ясаган рәсемнәр эленгән. Кичә Г.Тукайның “Бәйрәм бүген” җыры белән башланды.Данлыклы гармунчыбыз Кабиров Рәмис тальян гармуны белән безне татар моңына алып кереп китте. Мәктәпнең бер укучысы да читтә калмады. Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында “Бәйрәм бүген”, “Бала белән күбәләк”, “Туган авылым” җырлары бер кешене дә битараф калдырмады.Укытучылары Гилязутдинова Гөлнарага, Кабирова Гөлсиягә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. 5нче сыйныф балалары ,сыйныфташлары Галимьянов Алмаз баянда “Каз канатын” уйнаганда матур итеп шигырь сөйләделәр. Ә инде сәхнәдә 7-8 нче сыйныф егетләре,кызлары(Мухамедьянова А., Назмутдинова Д.,Насырьянова А., Садыкова А., Шамсутдинов Р.,Файзуллин Р.) җилкендереп биегәндә сикереп төшеп биисе килде.Файзрахманов Айнур,Габдрахманов Илнар,Гаязутдинов Айрат,Галлямова Залия,Сафин Нурзиф шигырьлэрен бик оста башкардылар.Муллагалиева Айгөл бишек көенә биегән биюедә куңелләрне сөендерде. Балалар бию төркеме “Йолдызлар” башкаруында “Каеннар” биюе hәркемне сокландырды(җитәкчеләре Әлфия Шарафеева).Кызлар матур итеп чәчләрен чын татар кызлары кебек икедән үргәннәр,егетләр түбәтәйдән иде. Кичәне 6 нчы сыйныф укучылары белән татар теле укытучысы Файзрахманова Әлфия алып бардылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.hәркешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе-туган тел. hәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел- үзенең туган теле. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда.Милләтебезнең дәвамчысы безнең укучыларыбызда. Татар телендә чиста,дөрес итеп сөйләшкән кеше hәммәбезне сокландыра. Ә үз телен скакламаган кешедән сорыйсы иде: Телсез кем соң син?-дип Хәтерсез таш....Халыксыз,тарихсыз,язусыз, язмышсыз? Иң мөhим нәрсә соң? Телеңне саклап калу. Тел саклау –милләтне,нәселне,халыкны,илне саклау ул. Нинди таныш моңлы көй бу? Тукай җыры “Туган тел” Истән бер дә чыкмый торган Халык көе – “Туган тел”.

Срок действия

 
Вложения
DSC_0305.JPG    
Создан в 27.04.2018 12:34  пользователем: Мубаракша Махмутович Хасанов 
Изменен в 27.04.2018 12:34  пользователем: Мубаракша Махмутович Хасанов